Кызларның матурлыгы аның матур итеп үреп салган озын толымына бәйле. Шуңа күрә дә татар кызлары гомер-гомергә чәч үстергән.
24 нче апрель көнне, татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында, Озын Куак урта мәктәбенең актлар залында “Озын толым – горурлыгым! ” бәйгесе үтте. Анда мәктәптә белем алучы күркәм чәчле сылу 12 кыз үзара көч сынашты. Бәйгедә катнашучылар алкышлар астында сәхнәгә чакырылды.
Бәйрәмне алып баручы кызлар, озын толымның элек-электән үк татар хатын-кызының күрке булуын әйтеп үттеләр. Бәйге 3 бүлектән торды. “Таныш булыйк” бүлегендә кызлар үзләре белән таныштырдылар. “Сөйләм осталыгында” бәйгесендә шигырь укыдылар. “Тапкырлыкка” бәйгесендә сораулар бирелде.
Соңыннан кызларның чәч озынлыгы үлчәнде. Әлеге үтә дә җаваплы эш – мәртәбәле жюрига бирелде. Мәртәбәле жюри "Озын толым"да катнашучыларның һәр чыгышын бәяләп, нәтиҗә чыгарды. Нәтиҗәдә, Лиана Амерхановадан да озын чәчлесе булмады. Аның чәч озынлыгы - 74 сантиметр. Җиңүче кыз “Озын толым алиһәсе”дигән тасма һәм махсус кулдан ясалган җиңүче таҗына (җиңүчегә таҗны мәктәбебез укытучысы Зилә Таҗетдинова ясады) ия булды. Рәмзилә Алеева “Нәфислек алиһәсе” дигән исемгә, ә Гөлгенә Хәйрутдинова“ Күркәмлек алиһәсе”дигән исемгә лаек булдылар. Башка катнашучылар файдалы бүләкләр белән бүләкләнде.
Кызларның сылу, уңган булып үсеп килүе ата-ана өчен бер яктан ул зур сынау да, чөнки кыз бала - ата-ана йортының дәвамчысы, аның гореф-гадәтләрен, традицияләрен киләчәк буынга җиткерүче дә, гаилә учагын сүндермичә саклаучы да.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, мәктәбебездә озын толымлы кызлар булуга укытучылар бик сөенеп торалар, ә бәйге үтәсен белгәч , һәрбер катнашучы кызга бүләк хәзерләделәр.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Таҗетдинова.